«Яшәсә җирдә дуслык»: ачыктан-ачык сөйләшү (12+)

Дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру максатыннан, 12 март көнне 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Яшәсә җирдә дуслык» дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү уздырды.

IMG_20210312_085751_resized_20210312_104401268
IMG_20210312_103252_resized_20210312_104402997

Укучылар «Нәрсә ул дуслык?», «Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?», «Төрле милләт кешеләре үзара дус була аламы?», «Ялган дуслык нәрсәгә корылган?» дигән сораулар буенча фикер алышты. Дуслык, татулык турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, «Дуслаша беләсеңме?» дип исемләнгән тест сорауларына җавап бирделәр. «Әдәпле булу серләре» китабындагы «Турылыклы дус» мәсәлен, Рәзилә Газизованың «Ялкын» журналында басылып чыккан «Дуслык кадере» хикәясеннән өзекләр укыдылар. Дәрес дуслык турындагы шигъри юллар белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: